📖Надежда Токранова: «Бәхет кошын тоттым бүген, кызды тәмам каләмем» Казаннан Надежда Токранованың яңа язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез😍 ☀️Кояш нурлары белән... Мин булган җирләр кояшсыз , Була алмый берничек. Бу тормышның матурлыгын, Күрми яшисе ничек ?... Күрәм , әлбәттә, тоямын, Ходай биргән көннәрем. Матурлык белән атлыйбыз, Һәрбер көн вә төннәрен. Җаныма сыйган кояшның, Мәңге сүнмәс нурлары. Җылылык белән яктырып, Үтәм борма юлларны. Янәшәдән узган һәркем, Ул җылыны тоядыр. Кеше җанына шул тикле, Кояш ничек сыядыр? ... Иркен булганда ул күңел, Мөмкин түгел сыймыйча . Яшәве дә кызык түгел, Яшәү тәмен тоймыйча. КАЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nadezda-tokranova-baxet-kosyn-tottym-bugen-kyzdy-tamam-kalamem
📖Надежда Токранова: «Бәхет кошын тоттым бүген, кызды тәмам каләмем
17 апреля 202517 апр 2025
~1 мин