Найти в Дзене
Кряшены

🏡Иван Мукшин районның «Григорьев» хуҗалыгына берничә ел инде күрше Иванай авылыннан килеп йөри

🏡Иван Мукшин районның «Григорьев» хуҗалыгына берничә ел инде күрше Иванай авылыннан килеп йөри. Хуҗалык бригадиры Николай Плотников бер механизаторны мактап телгә алган иде, аның Иван Мукшин икәнлеге ачыкланды💫 Берничә ел инде бирегә күрше Иванай авылыннан килеп йөрсә дә, аны шулай тиз арада күпләр үз хезмәттәшләре итеп кабул иткәннәр🫶 Эш сөйгәнне ил сөяр, дигәндәй, үзенә йөкләнгәнне төгәл һәм тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, беренче эш көннән үк хезмәттәшләре дә үз итеп өлгергәннәр үзен. Хезмәтен яратып башкарганга мөгаен аны җитәкчеләре алдан белеп монда чакырып китергәннәрдер дә. Шулай итеп Иван бирегә үзенең тәгәрмәчле шәхси тракторы🚜 белән килеп ел әйләнәсе диярлек хуҗалык эшләрендә катнаша. Елның-елында хезмәт сөючән бу механизатор язгы кыр эшләрендә әйдәүчеләрнең берсе. Иңендә утыз еллык бай хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы күршедә дә тиз арада хөрмәт казанган. Һәр елдагыча кыр эшләрендә ышаныч зур аңа, ди бригада җитәкчесе👍 @tuganaylar_2002

🏡Иван Мукшин районның «Григорьев» хуҗалыгына берничә ел инде күрше Иванай авылыннан килеп йөри.

Хуҗалык бригадиры Николай Плотников бер механизаторны мактап телгә алган иде, аның Иван Мукшин икәнлеге ачыкланды💫

Берничә ел инде бирегә күрше Иванай авылыннан килеп йөрсә дә, аны шулай тиз арада күпләр үз хезмәттәшләре итеп кабул иткәннәр🫶 Эш сөйгәнне ил сөяр, дигәндәй, үзенә йөкләнгәнне төгәл һәм тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, беренче эш көннән үк хезмәттәшләре дә үз итеп өлгергәннәр үзен. Хезмәтен яратып башкарганга мөгаен аны җитәкчеләре алдан белеп монда чакырып китергәннәрдер дә.

Шулай итеп Иван бирегә үзенең тәгәрмәчле шәхси тракторы🚜 белән килеп ел әйләнәсе диярлек хуҗалык эшләрендә катнаша. Елның-елында хезмәт сөючән бу механизатор язгы кыр эшләрендә әйдәүчеләрнең берсе. Иңендә утыз еллык бай хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы күршедә дә тиз арада хөрмәт казанган. Һәр елдагыча кыр эшләрендә ышаныч зур аңа, ди бригада җитәкчесе👍

@tuganaylar_2002