Найти в Дзене

Россиядә онкология авыруларыннан уникаль препарат булдырганнар

Россиядә онкология авыруларыннан уникаль препарат булдырганнар

Дөньяда аналогы булмаган онкологик авырулардан препарат Россиядә булдырылган. Бу хакта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Лина М» фармацевтика продукциясен эшләүче арасындагы каршылыкларны караган Мәскәүнең 9 нчы арбитраж апелляция суды эше материаллары сөйли.

ТАСС хәбәр итүенчә, "Клиник тикшеренүләрнең соңгы этабын (онкологик авырулардан интегүче иреклеләрдә) "Афотид " препараты булганда гына үткәрергә мөмкин, бу үзеннән-үзе куллану кыйммәтенә ия нәтиҗә булуын дәлилли. Моннан тыш, апелляция шикаятен караганда суд контрактны үтәү нәтиҗәсендә дөньяда аналоглары булмаган, авыруның стадиясенә карамастан, онкология авыруларын дәваларга мөмкинлек бирә торган препарат эшләнүен исәпкә алган”, — диелә суд карарында.

Суд мәгълүматы буенча, «Афотид» инде иреклеләрдә онкологик авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Препаратның куркынычсызлыгы дәлилләнгән, бу эш материалларына тапшырылган документлар белән раслана.