15 апрель көнне Түбән Каманың 35нче лицей укучылары уку-фәнни эш проектларын яклаганнар👍 9нчы класс укучысы Егор Гайнетдинов «Наследие предков»🌏 темасына әзерләгән проектын яклаган👏 💥Егор, туган тел укытучысы Рәсимә Кәримова җитәкчелегендә, үз гаиләләренең керәшеннәр яклап нәсел тамырларын өйрәнгән. Шулай ук ул, үз проекты кысаларында, «Керәшеннәр кемнәр алар?» дигән сорауга да фәнни җавап эзләгән. Теманы ачканда, Егор керәшеннәрнең бай традицияләренә, милли киемнәренә, бәйрәмнәренә дә зур урын биргән. Үз гаиләсенең нәсел агачын барлаган, гаилә мирасына да тукталган. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары турында да язган. Сүз уңаеннан, Егор – Красный Ключ поселогы керәшеннәреннән торган «Баш чишмә» ансамбленә йөрүче Роза Степановнаның туганының улы. Укытучылары җитәкчелегендә, укучыларның мондый проектларга алынулары халык культурасының, традицияләренең киләчәктә дә сакланып калачагына ышаныч уята. Ә боларны белгән яшьләрнең чын патриотлар булып үсәчәгенә өмет зур❤️🙏🏽 @tug
15 апрель көнне Түбән Каманың 35нче лицей укучылары уку-фәнни эш проектларын яклаганнар
28 апреля 202528 апр 2025
~1 мин