Россиядә Бөтендөнья игелек көне 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул елны 13 ноябрьдә флешмоб узды - Манеж мәйданында кешеләр, кулга-кул тотынышып, дөнья сәгате глобусы тирәсендә теләктәшлек түгәрәге булдырдылар. Бөтендөнья игелек көне кысаларында Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Әйдәгез игелекле эшләр эшлик...» акциясендә катнаштылар. Дан казаныр өчен масштаблы яхшы гамәлләр эшләү мәҗбүри түгел, ул иң гади эш булырга мөмкин – бу ярдәм, дуслык һәм башка бик күп нәрсәләр. Мәктәпнең 5 класс укучылары мәктәп китапханәсендә китаплар төзекләндерделәр, чәчәкләргә су сиптеләр. 1 һәм 3 класс укучылары әти-әниләренә, әби-бабайларына өйдә булыштылар, урамда кошлар ашаттылар. Бу көн шулай ук балаларга бер-берсенә карата дусларча һәм ярдәмчел булырга кирәклеген күрсәтте. Игелек - балаларга кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк булган искиткеч, якты сыйфат ул. Әйдәгез, көн саен бер-беребезгә игелек күрсәтик, һәм дөнья көннән-көн матурлана барачак!
Октябрьский мәктәбендә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелде
17 ноября 202417 ноя 2024
~1 мин