«Атлант расправил плечи» – киң җәмәгатьчелек арасында шактый гына шау-шу тудырган әсәр булып тора. Шәхсән мин үзем дә китап сөюче бер коллегам белән әлеге әсәр аркасында ызгышып вә талашып китә яздым. Шул әсәрне укый башладым , әйдә фикер алышыйк әле дигәч , «мин аны укымадым дип әйтүне хуп күрәм» диде дә, демонстратив рәвештә борылып китеп тә барды хезмәттәшем.
Чыннан да, кемнәрдер бу китапны коточкыч дәрәҗәдә күралмый, ә кемнәрдер аны изгеләштерә, аннан илһам чыганагы ала. Нигә шулкадәр капма-каршы фикерләр уята икән соң бу китап? Шушы сорауга җавап биреп карыйк әле.
Бер коллегам фикеренчә, китап кирәгеннән артык макталаган. «Әдәби агенты яхшы пиар ясаган инде , ул китап шулкадәр игьтибарга лаек түгел» диде хезмәттәшем, күзләрен елтыр гына кысып. Дөресен генә әйткәндә, укый башлаган мизгелдә мин дә тиз генә кереп китә алмадым бу әсәргә. Әгәр шушы сүзләремне Айн Рэнд ханым үзе ишетсә: «Ах, надан! Ничек шулкадәр акылсыз вә белемсез булырга мөмкин?» дип башыма сугар иде төсле. Чөнки язу калыбына игьтибар итсәк, аның бик рациональ, фәлсәфи фикер йөртүче, салкын акыллы шәхес икәне сизелә.
Бу китап 1200 битлек роман гына түгел, ә сәнгать әсәре эченә яшерелгән чын фәлсәфи система. Анда индивидуальлек һәм ирек темалары тирәнтен алга сөрелә . Әгәр сез кайчан да булса зыялы эгоист булу турында хыялланган булсагыз, бу китап күңелегезгә ,һичшиксез, май булып ятачак! Шаярам әлбәттә, әмма беренче карашка авторның карашлары чыннан да эгоизмга дан җырлау кебек тоела. Әмма, эгоизм белән үз-үзеңне ярату , хөрмәт итүне бутамаска кирәк икән. Моны мин инде Эрих Фроммның «Искусство любить» китабын укыганнан соң аңладым. Әгәр Рэндның иҗатын тирәнтен аңларга теләсәгез, баштан киң карашлы фикер иясе Фроммның алда атап үткән китабын укырга мөмкин. Гомумән, әлеге ике китап шулкадәр уңышлы тандем тудыр, минемчә.
«Атлант расправил плечи» әсәрендә аеруча да «дөньяны хәрәкәтләндерүчеләр / алга этәрүчеләр » һәм «паразитлар» мотивы кызыксыну уятты.
Дөньяны хәрәкәтләндерүчеләр яки дөньяның мотиваторлары -үз тормышлары өчен җаваплылык хисе тоеп, кешедән берни өмет итмичә ,тырышып хезмәт итеп , акыл һәм ихтыяр көчен кулланып;максат-хыялларын тормышка ашырырга омтылган кешеләр. Мондый затлар «алма авызыма төш» дип утыручылар рәтеннән түгел инде. Рэнд ассызыклаганча, нәкъ менә шундыйлар алга китеш «двигатель»ләре булып тора да инде .Язучы фикеренчә, "дөньяны хәрәкәтләндерүчеләрдән" башка җәмгыять җимерелү чигенә җитәчәк.
Ә кемнәр соң ул паразитлар? Паразитлар — башкаларның хезмәте һәм тырышлыгы хисабына яшәүчеләр. Рэнд фәлсәфәсендә бу- бюрократлар, коррупционерлар һәм башка шуның ише кеше хезмәтен һәм ресурсларын кулланычулар. Язучы фикернчә, паразитлар дөньяны хәрәкәтләндерүчеләр белән манипуляцияләп, аларның хезмәтеннән файда алып, җәмгыять нигезләрен какшата.
Минем фикеремчә , бу ике тип персонажлар да автор тарафыннан бик ышандырылык итеп сурәтләнгән. Шәхсән минем әсәрне укыганда шул ук паразитлар рәтенә кергән Джимми Таггертны кыйнап ташлыйсы килгән вакытларым да булды. Әгәр персонаж шундый көчле эмоцияләр уята икән, димәк чыннан да ышандырырлык итеп сурәтләнгән.
Әсәрдә янәдән бер калку мотив бар. Ул да булса хезмәт темасы. Хезмәт — акча эшләү ысулы гына түгел, ә дөнья һәм җәмгыять белән элемтәнең мөһим чарасы дигән идея нык ассызыклана әлеге романда .Рэнд фәлсәфәсендә хезмәт кешенең индивидуальлеге һәм иҗади потенциалы чагылышы буларак карала. Эш аша кеше матди байлык тудырып кына калмый, ә үз сәләтләрен, идеяләрен һәм кыйммәтләрен дә тормышка ашыра. Эш үз-үзеңне белдерү/ таныту формасына һәм әйләнә-тирә дөнья белән үзара хезмәттәшлек итү ысулына әверелә.
Рэнд фикеренчә, чын рәссам яки белгеч үзенең шәхси ышануларын һәм фәлсәфәсен чагылдырган хезмәтендә тирән канәгатьлек таба. Бу автономиягә һәм иреккә туры юл, чөнки кеше үз эшчәнлеге аша үз чынбарлыгын тудыра һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра. Шулай итеп, хезмәт йөк буларак түгел, ә дөньяда үзеңне, табу һәм раслау ысулы буларак карала. Бу контекста эш икътисадый гына түгел, ә тормыш һәм иҗат кыйммәтен раслаучы әхлакый актка да әверелә.
Инде шәхес темасына кереп киткәнбез икән,Рэнд ассызыклап үткән тагын бер әйбергә тукталасы килә. Ул да булса, шәхесне хасил итүче компонентлар. Шуларның берсе-принциплар. Нәрсә соң ул принциплар? Принциплар кешенең үз-үзен тотышын һәм дөньяны кабул итүен формалаштыручы төп ышанулар һәм кыйммәтләр. Алар карар кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара хезмәттәшлек итү һәм үзаң өчен нигез булып тора. Принциплар намуслылык, хөрмәт, җаваплылык һәм кызгану кебек аспектларны үз эченә ала. Мәсәлән, намуслы кеше дөресен әйтергә һәм ачыктан-ачык эш итәргә омтылачак, хәтта бу тормышта кыенлыклар тудырса да. Принциплар шулай ук башкаларга һәм үз-үзеңә бирелгән вәгъдәләргә тугрылык, үз гамәлләрең өчен җаваплылык тотарга әзерлекне дә күздә тота. Принцип кешедән үз идеалларына тугрылыкны саклауны таләп итә, хәтта аларга юл, образлы итеп әйткәндә, чәнечкеле булганда да. Шуны истә тотарга кирәк: бирелгән сүз, вәгъдә — ул формальлек кенә түгел, ә безнең чын асылыбызның чагылышы.Бу урында әсәрдән туры цитата китерәсем килә: «Эти люди ,восхваляя добродетель целомудрия,толпой бежали на любой фильм,на афише которого красовалась полуобнаженная крастока.» Гыйффәтлелеккә дан җырлаучы кешеләр ярымшәрә персонажлар төшерелгән фильм афишасы күрүгә,билет алырга ашыгалар... Автор иронимик рәвештә вәгьдәләргә, үз сүзеңә каршы килүне бик оста итеп ачып күрсәтә.
Шушы урында шәхси кысалар турында да бер- ике сүз алышыйк. «Уважающий себя человек не станет дойной коровой для других», ди автор. Күз алдына китерәбез : коллегагыз Гөлбану даими рәвештә сезгә үз эшен эшләтә. Моны ул вакыты булмау һәм йөкләмәләре күп булу бн аңлата. Әмма, сезнең үзегезнең дә нинидидер мәшәкатьләрегез, эшләрегез булу аны кызыксындырмый. Бу очракта Гөлбану сезне үз мәнфәгатьләре өчен куллана булып чыга. Шулай итеп, кемдер бездән ярдәм таләп итә икән, бу "каннибализм" (А.Рэнд термины) формасы булырга мөмкин , ягьни кеше синең ихтыяҗларыңны исәпкә алмыйча, үз максатлары өчен куллана .
Үз-үзеңне хөрмәт итүгә төп адым - үз чикләреңне аңлау (личные границы) һәм башка кешеләргә безне эксплуатацияләргә ирек бирмәүдән гыйбарәт ди автор. Бүгенге көндә "юк" дип әйтергә өйрәнү мөһимлеге турында китаплар язу -психологлар арасында популяр трендка әверелде бугай. Бу хакта язмый да мөмкин түгел бит, чөнки без даими рәвештә башкаларның мәнфәгатьләрен үзебезнекеннән өстен куябыз икән, бу эмоциональ януга китерергә мөмкин.
Әсәрдә минем игьтибарымны җәлеп иткән тагын бер мәсьәслә бар. Ул да булса төп героиня Дагни Таггертның музыкага карата мәхәббәте.
Әлеге романда Айн Рэнд Дагнины рациональлек һәм индивидуализмның гәүдәләнеше буларак тудырган. Аның музыкага булган мәхәббәте — характерының күпкырлылыгын ассызыклаучы кызыклы аспект. Музыка, сәнгать буларак, тирән хисләр уята ала һәм бер үк вакытта, аны аңлау өчен билгеле бер дәрәҗәдә интеллект һәм тәнкыйди фикерләү таләп итә. Дагни өчен музыка — үз-үзен белдерү чарасы һәм илһам чыганагы. Героиняның музыка белән мавыгуы -рациональ кешеләрнең гел салкын акыл белән генә эш итүче роботлар түгел, ә бәлки сәнгать һәм матурлык белән ләззәтләнергә сәләтле булуларын дәлилләүче үзенчәлек буларак та кулланылгандыр . Эмоциональлек һәм рациональлек синтезы персонажны тулырак итә, әлеге сыйфаларның янәшә яши алуын күрсәтә.
Шулай итеп, Дагниның музыкага мәхәббәте катлаулы һәм күпкырлы герой образын тудырырга ярдәм итә. Ул эмоциональ дөньясы белән рациональ фикерләүне берләштереп, үзенең шәхесен тагын да байыта.
Инде алдагы фикерләрне йомгаклап шуны әйтәсем килә: әсәр шактый зур, шуңа күрә анда күтәрелгән мәсьәләләр, фәлсәфи идеяләр, фикерләр дә күп .Әлеге мәкалә кысаларында без шәхсән миңа кызык тоелаган берничә аспектны гына карап үттек. Әсәрне укырга җыенучылар өчен бу хезмәт романдагы башка темаларга да игьтибар итү, фәлсәфи сорауларга җавап табу һәм персонажларның эчке дөньясын аңлау өчен стимул булырга мөмкин. һәм әлбәттә инде күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирик: әлеге 1200 битлек романны укырга кирәкме? Минем фикеремчә, әгәр сез интеллекуаль канәгатьләнү алырга һәм фикерләр дөньясына чумарга телисез икән, бу әсәр сезнең өчен менә дигән мөмкинлек. Романның катлаулы структурасы һәм тирән мәгънәләре сезне уйланырга, үзегезне һәм әйләнә-тирәгезне яңа күзлектән карарга мәҗбүр итәчәк.
Шулай итеп, бу роман — ул гади әсәр генә түгел, ә үзеңне табу, фикерләү сәләтен үстерү чарасы.