2025 елда Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салымын финанслау программасы гамәлдә булуын дәвам итә. Югары Ослан муниципаль районында 2024 елның 14 ноябреннән 15 декабренә кадәр 2025 елга үзара салым кертү турында карар кабул итү өчен гражданнар җыеннары узачак. Җыеннар барлык 19 авыл җирлегендә 47 территориядә планлаштырылган. Иң актуаль тема булып, 25 җыенда юлларны төзекләндерү тора. Сораулар арасында шулай ук чишмәләрне, зиратларны, һәйкәлләрне төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту бар. Хөрмәтле районыбыз халкы, үзара салымда актив катнашып, без республикабыз бюджетыннан авылларыбызны төзекләндерүгә 18 миллион сумнан артык акча ала алачакбыз, дип мөрәҗәгать итә районыбыз җитәкчелеге.