Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова “Бердәмләктә безнең көч” дигән тематик сәгать үткәрде. Ул Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүен, бөтен халыкның героизмын һәм бердәмлеген күрсәткән 1612 елгы вакыйгалар турында сөйләде.
Ил өчен кыен чорда халыкның Ватанга карата чиксез мәхәббәтен, бөек батырлык һәм каһарманлыкны, кенәз Дмитрий Пожарскийның һәм сәүдәгәр Кузьма Мининның батырлыгы турында презентация күрсәтелде.
Чарада катнашучылар Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, халыклар арасында бердәмлек һәм дуслык турында җырлар башкардылар. Чараны тәмамлап, шундый нәтиҗә ясалды: Россия бердәм булганда гына көчле! Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм - Халык бердәмлеге көне бар.
Чарага “Россия! Бердәм һәм җиңелмәс!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә тарихи чорның катлаулылыгын ача торган китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителгән.