Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Гимназиядә булачак палеонтологлар укый

Китапханәче малайлар һәм кызлар белән ерак үткәнгә, динозаврлар белән очрашуга китте. Балалар уен формасында безнең планетада кайчандыр яшәгән иң зур җан ияләре белән таныштылар. Аларның кешеләр өчен куркыныч булмавын, ә бары тик үсемлекләр белән генә тукланучы тыныч динозаврлар булуын белделәр. Яшь булачак галимнәрне иң эре динозаврларның берсе –диплодок - озынлыгы 35 метр, ә авырлыгы - 30 тонна, пластин төсен үзгәртүче стегозавр, озын камаразавр, әкияти аҗдаһага охшаган спинозавр һәм башка хайваннар кызыксындырды. Балалар рәхәтләнеп танып белү уеннарында катнаштылар: пазллар җыйдылар, «Артыгын алып куй», «Ерак туганнар» уеннарын уйнадылар һәм «Суда кем яши?» кроссвордын чиштеләр. Чара азагында балалар «Динозавр тавы» дигән тематик мультфильм карадылар.

Китапханәче малайлар һәм кызлар белән ерак үткәнгә, динозаврлар белән очрашуга китте. Балалар уен формасында безнең планетада кайчандыр яшәгән иң зур җан ияләре белән таныштылар. Аларның кешеләр өчен куркыныч булмавын, ә бары тик үсемлекләр белән генә тукланучы тыныч динозаврлар булуын белделәр. Яшь булачак галимнәрне иң эре динозаврларның берсе –диплодок - озынлыгы 35 метр, ә авырлыгы - 30 тонна, пластин төсен үзгәртүче стегозавр, озын камаразавр, әкияти аҗдаһага охшаган спинозавр һәм башка хайваннар кызыксындырды.

Балалар рәхәтләнеп танып белү уеннарында катнаштылар: пазллар җыйдылар, «Артыгын алып куй», «Ерак туганнар» уеннарын уйнадылар һәм «Суда кем яши?» кроссвордын чиштеләр. Чара азагында балалар «Динозавр тавы» дигән тематик мультфильм карадылар.