Барыннан да бигрәк, һәр кеше үзен куркыныч хәлләрдә ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Экстремизм һәм террорчылык кебек куркыныч күренешләрнең нәтиҗәләрен кисәтергә һәм булдырмый калырга без, сабырлык, зирәклек күрсәтеп һәм берләшеп кенә булдыра алабыз. Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова "Нәфрәткә һәм дошманлыкка - юк!" бөтенроссия оператив-профилактик акциясе кысаларында "Нәрсә ул толерантлык?" дигән әңгәмә уздырды. Чараның максаты - илнең социаль һәм мәдәни тормышы нормаларына, үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтү, бер-беребез турында кайгырту. Сүз безнең барыбызның да төрле икәнлеге турында барды. Безнең һәркайсыбыз уникаль һәм кабатланмас, шуңа күрә без бер-беребезнең кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә, ягъни толерант булырга тиеш. Әлеге очрашу бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, түземлелек, һәрберебезнең тигез хокукын саклау гына дөньяны коткарачагын аңларга ярдәм итте. Үзенең чыгышын Асия Лотфулла кызы болай дип тәмамлады: «Без барыбыз да төрле, безнең фикерләре