Шундый чараларның берсе безнең районда да киң колачлы булып үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, бу атнаның сишәмбесендә район прокуратурасы хезмәткәрләре Юнармия хәрби-патриотик хәрәкәт әгъзаләре белән Дан аллеясында агач утырттылар. Кече Шилнә авылында узган акциядә район прокуроры Руслан Галиев, прокуратура хезмәткәрләре белән бергә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов һәм мәктәп директоры Рүзәл Сафин катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент янәшәсендә алар укучылар белән бергәләп М илли парктан кайтартылган 50 чыршы үсентесе утыртты. Мондый төрдәге чаралар яшьләр арасында патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген, ә юнармиячеләрнең катнашуы – буыннар арасында булган элемтәнең көчен, ныклыгын күрсәтә. Акция яшьләр өчен традицион кыйммәтләрне, тарихны, хәтерне яшәтүнең үрнәге булып тора, – дип билгеләп үтте район прокуроры Руслан Галиев. Патриотик чарада катнашучылар сүзенә караганда, Кече Шилнә авылында утыртылган Дан аллеясы гад