Тормыш юлын мәгънәле, төрле эшләрдә сынап карап, дәрәҗәләрен югалтмаган, алган белемнәрен, тәҗрибәләрен балаларына тапшырган гаиләләр бар безнең районда. Маннапов Тәльгат Гарифулла улы Татар Макылында туып үсә. Туган авылында унны бетереп, ерак Камчатка якларында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, ил алдындагы изге бурычын үти. Армиядән соң бәхетенә каршы Макыл участок дәваханәсенә машина йөртүче булып урнаша. Ә булачак тормыш иптәше - Лениногорск кызы Ландыш Кашиб кызы Бөгелмә медицина училищесында белем ала. Аны юллама белән Югары Ослан районына җибәрәләр. Дус, тату Макыл дәваханәсе коллективы аны якты йөз белән каршы ала. Алай гына да түгел, гомерлек тормыш иптәшендә шушында очрата ул. Килгән елны ук, беренче күрүдән үк гашыйк булалар алар, озакка сузмыйча туйлар ясап уртак тормышларын башлап җибәрәләр. Кайната-кайнана белән уртак тел табып, килешеп яшиләр. Ландыш ханым аларны җылы сүзләр белән искә ала, аларга рәхмәтле булуын, кайнанасының сабырлыгын, изгелеген, балаларны үстерүд