Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Гимназиядә Советлар Союзы Герое Михаил Красавинны искә алдылар

Ул Советлар Союзы Герое, якташыбыз Михаил Васильевич Красавинның тууына 105 ел тулуга багышланган иде. Китапханәче балаларга Михаил Васильевичның беренчеләрдән булып, фронтка алынуы һәм шәһәр-авылларыбызны, туган илебезне немец оккупантларыннан азат итүе турында сөйләде. Балалар Михаил Красавинның понтонлы-күперләр бүлеге командиры булуын һәм Днепр елгасын кичкәндә бер төн эчендә корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән дошманның өзлексез уты астында 400 дән артык солдатны җибәреп, елганы рәттән сигез тапкыр кичүен белделәр. Башкарылган батырлыгы өчен өлкән сержант Красавинга СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Ул Советлар Союзы Герое, якташыбыз Михаил Васильевич Красавинның тууына 105 ел тулуга багышланган иде.

Китапханәче балаларга Михаил Васильевичның беренчеләрдән булып, фронтка алынуы һәм шәһәр-авылларыбызны, туган илебезне немец оккупантларыннан азат итүе турында сөйләде. Балалар Михаил Красавинның понтонлы-күперләр бүлеге командиры булуын һәм Днепр елгасын кичкәндә бер төн эчендә корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән дошманның өзлексез уты астында 400 дән артык солдатны җибәреп, елганы рәттән сигез тапкыр кичүен белделәр.

Башкарылган батырлыгы өчен өлкән сержант Красавинга СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде.