Беренче эш итеп дөрес формадагы яшелчәне сайладылар, борт сызыкларын билгеләп кистеләр. Ташкабакның эчен чистарттылар: аның эче куыш булырга тиеш. Аннары, әләм һәм якорь чыксын өчен, кишер чистарттылар. Таякчыкларга кәбестә яфракларын беркеттеләр – алардан җилкәннәр бик яхшы килеп чыкты. Аннары иң кызыклы өлешкә керештеләр - корабльне таякчыклар ярдәмендә бизәделәр. Нәтиҗәдә бик матур һәм оригиналь эшләнмә килеп чыкты, ул фойеда даими эшләүче күргәзмәдә лаеклы урын алды. "Бездә яшәүчеләрне яшелчәләрне сәнгатьчә кисү җәлеп итә, аларга үзләре үк интернат янындагы бакчада үстергән яшелчәләрдән гадәти булмаган әйберләр ясау кызык, - ди хезмәт буенча инструктор. - Боларның барысы да кулларның вак моторикасы һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның фантазиясе үсешенә ярдәм итә, хәрәкәт төгәллеген арттыра, иҗатка кызыксынуны стимуллаштыра. Шуңа күрә без мондый дәресләрне даими рәвештә гамәлгә ашырабыз".
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында карвинг нигезләренә төшенәләр
21 октября 202421 окт 2024
~1 мин