Найти в Дзене
Услон.РТ

Мәктәп укучылар хокукый дәрестә катнашты

Чара барышында китапханәчеләр сөйләвеннән яшүсмерләр үзләренең нинди хокуклар һәм бурычларга ия булулары турында белделәр. Бала хокуклары, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе белән таныштылар. Яшүсмерләргә өйдә, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр, алар ата-аналарны хөрмәт итәргә һәм тыңларга, алар турында кайгыртырга, башка халыкларның хокукларын һәм мәдәни үзенчәлекләрен хөрмәт итәргә, намус белән укырга тиешләр.

ПДН инспекторы Аида Колезнева тормышта булган төрле хәлләр мисалында мәктәп укучыларына теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, начар гадәтләрнең зарары турында сөйләде. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнар өчен гамәлдә булган комендант сәгате һәм интернет сайтларның куркыныч булуы турында искәртте.

Аннары укучылар «Хокук белүчеләр» хокукый викторинасында катнаштылар. Материалны беркетү өчен, укучыларга “Синең хокукларың, бурычларың һәм җаваплылыгың” дигән белешмәләр бирелде.