Голубцыны кемнәр генә яратмый икән. Әмма аны әзерләүдә иң катлаулысы кәбестәнең яфракларын аеру.
Без исә голубцы ясау эшен җиңеләйтү өчен Балтачта яшәүче абунәчебез Илһамия Газизуллинадан лайфхак тәкъдим итәбез.
Кәбестәнең өске яфракларын гына алыгыз һәм пленкага төреп, туңдыргычка куегыз. Бу очракта кәбестәне кайнар суда пешеклисе булмый. Бозы эрегәч, ул йомшара, яфракларга аерасы һәм эчлек салып, голубцыны төрәсе генә кала.
Сез дә эшләп карагыз әле.
Чулпан Әүхәдиева фотосы