Найти в Дзене
Услон.РТ

Вахит авылы балалары витаминнар белән таныштылар

Чараның максаты - туклануның сәламәт гадәтләрен тәрбияләү; балаларның сәламәт туклану турындагы белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итү; балаларны «витаминнар» төшенчәсе һәм алар очрый торган продуктлар белән таныштыру, кешенең туклануында аларның роле; иҗади потенциалны үстерү; уртак эшчәнлектә үзара хезмәттәшлек культурасын тәрбияләү.

Гөлназ Фәттахова сәламәт туклану компонентлары - витаминнар, аларның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында сөйләде. Витаминнарның кеше сәламәтлеге өчен кирәк булуын бөтен кеше белә, һәм балалар өчен алар аеруча мөһим. Яшелчәләрдә кешеләргә сәламәт, күтәренке рухлы һәм шат йөзле булу өчен кирәкле витаминнар бар.

Шулай ук, алган белемнәрне ныгыту өчен, чарада катнашучылар витаминлы түтәлнең файдасы викторинасында катнаштылар. Анда витаминнарның исемен белергә һәм нинди азык-төлектә булуын әйтергә кирәк иде. Балалар яшелчәләр турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, аларның файдасы турында белделәр, табышмакларга җавап бирделәр.