Найти тему
Услон.РТ

“Кояшкай” балалар бакчасында «Көзге ярминкә» узды

Чарада катнашучылар барысы да халкыбызның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән күңел ачу атмосферасына чумды. "Сәүдә рәтләре" җиләк-җимеш һәм яшелчәләр муллыгы, кайнатма һәм тозланган яшелчәләр, көзге чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар, камыр ризыклары һәм кул эшләре белән тулы һәм мул иде. Өстәлләр төрле халык традицияләрен саклап бизәлгән иде.

"Көзге ярминкә" бик күңелле, җанлы үтте һәм тәрбияләнүчеләргә, әти-әниләргә һәм балалар бакчасы коллективына бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр китерде.

Балалар бакчасы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре ярминкәдә актив катнашкан барлык ата-аналарга ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.