Мәчетнең төзелә башлау тарихы ерак 1990 елларга барып тоташа. Халык соравы буенча 1995 елда Макыл мәчете салына башлый, әмма акчага бәйле рәвештә төзелеш дүрт елга сузыла. Мәчет иганәчеләр, авыл халкы көче белән салына, төзелешне тәмамлау бик җиңелләрдән булмый. Ниһаять 1999 елда мәчет ачылу авыл халкы өчен генә түгел, читтә яшәүче авылдашлар, райондашлар өчен дә зур бәйрәм була. Бу олы, мәртәбәле чараның илебездә игълан ителгән Гаилә елында, Мәүлид аенда үтүе бәйрәмгә тагын да бай төсмерләр өсти. Бәйрәмгә авылның халкы белән беррәттән дәрәҗәле кунаклар да чакырылган. Алар арасында районның имамнары, әлеге мәчетне төзүдә башлап йөргән һәм күп көч куйган иганәче - авыл кешеләре бар иде. Бәйрәм азан әйтеп, өйлә намазы уку белән башланып китте. Тантанананың рәсми өлешен авыл имамы Гарифуллин Ренат хәзрәт ачып җибәрде, мәчет төзелешендә, шулай ук ремонт вакытында ярдәм күрсәткән авылдашларны, иганәчеләрне искә төшереп, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетнең тарихы, Аллаһ йортының ничек