Найти тему
Услон.РТ

Юл билгеләре нәрсә турында сөйли

Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру буенча көндәлек эш алып бару мөһим.

Түбән Ослан балалар бакчасында «Юл билгеләре нәрсә турында сөйли» дигән темага дәрес узды. Тәрбияче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең нинди роль уйнавын, алар урамнарда һәм юлларда булмаса, нинди фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкинлеген сөйләде.

Шулай ук балалар өчен “Юл билгесе җый һәм аның турында сөйлә” дидактик уены үткәрелде, анда балалар юл билгеләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Тәрбияче яшь юл хәрәкәте инспекторларына барлык билгеләрнең кисәтү, мәгълүмати һәм күрсәтмә төркемнәргә бүленүен сөйләде һәм аңлатты. Балалар алган белемнәре нигезендә тырышып билгеләрне төркемнәргә тезеп куйдылар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, «Күңелле светофорик»уенын уйнадылар.

Дәрес азагында балаларны дәреснең практик өлеше көтте. Балалар “Светофор" аппликациясен ясадылар.