Шуңа бәйле рәвештә «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә террорчылыкны кисәтү буенча инструктажлар үткәрә. "Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга «Террорчылыкка каршы төп көрәшчеләр - уяу гражданнар» видеоролигы күрсәтелде. Өлкән яшьтәге гражданнар террорчылык төшенчәсе, аның барлыкка килү сәбәпләре, мөмкин булган нәтиҗәләр, куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр табылганда эшләнелергә тиеш гамәлләр белән таныштылар.
Инструктажның төп максаты - гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә, психологик яктан үз-үзеңне яклауга әзер булырга, шикле кешеләргә, теләсә нинди шикле предметларга игътибар итәргә, барлык шик уяткан әйберләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итәргә ярдәм итү.