Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасы фестивальгә Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган "Кем эшләми, шул ашамый" театральләштерелгән әсәрен тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының иң күп балл җыйган театр коллективлары исемлегенә керде.
Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасының уңышы педагогларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген һәм осталыгын раслады. Проект җитәкчеләре - татар теле тәрбиячесе Әблиева Минзирә Әмирҗан кызы, музыка җитәкчесе Егорова Изида Сәлимҗан кызы һәм тәрбияче Ногманова Алсу Фәрит кызы коллективны уңышлы әзерләүдә төп роль уйнадылар, аларның профессиональлеге һәм иҗади карашы мавыктыргыч тамаша тудырырга ярдәм итте. Әлеге казанышлар башка педагогларны да белем бирү процессына театр сәнгатен кертүгә илһамландыра, балалар тәҗрибәсен баетуга һәм киләчәктә яшь талантларның мөмкинчелекләрен киңәйтүгә ышаныч тудыра.
Спектакльдә өлкән һәм әзерлек төркемнәренең рус телле балалары катнашты, алар үз рольләрен татар телендә җиңел башкардылар.
Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасы театр коллективын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!