11 сентябрьдән Югары Ослан районында иң заманча мобиль комплекс эшли башлаячак, ул соңгы буын «Флюмамм» җиһазлары белән җиһазландырылган.
Куркынычсыз цифрлы процедура иртә стадияләрдә үпкә һәм сөт бизләренең төрле авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта район халкы кан, кал тапшыра, ЭКГ уза, табиблардан, шул исәптән нутрициологтан консультация ала алачак.
Хатын-кызлар өчен онкоцитологиягә анализлар бирү, шулай ук акушеркадан тикшерү узу аеруча мөһим. Анализ нәтиҗәләрен халык җирле фельдшердан алып булачак.
Флюмамм районнык барлык торак пунктлар буйлап узачак.
График Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең "ВКонтакте" битендә бастырылачак