ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек кешегә санагычны алмаштыру турында кисәтеп, ТКХ хезмәткәреннән шалтырату килгән. Моның өчен смс-хәбәр кодын атарга кирәк булган, ул шулай алар әйткәнчә эшләгән дә.
Ул торак-коммуналь хуҗалыкта мондый хезмәтләр булмавын ачыклаган. Үзенең мошенниклар белән аралашканын белеп, ир-ат кодларга беркетелгән номерга шалтыратырга булган. Анда аңа хәбәр ителгәнчә, аның Дәүләт хезмәтләрендә шәхси бите ватылган һәм аңа займ рәсмиләштерелгән, шулай ук ИП ачылган.
Барлык бурычларны ябу өчен ир-ат гомуми суммасы 1 млн сумнан артык булган кредитлар рәсмиләштергән һәм иптәшләреннән 500 мең сум бурычка алган. Соңыннан гына ул кырыкалдарларның корбаны булуын аңлаган. Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.