Бәйрәмгә Югары Осланнан «Хәзинә» фольклор ансамбле, «Ак калфак» -татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде. Бәйрәм кунаклары һәм тамашачылар буш кул белән килмәде. Алар татар халкына хас кунакчыллык белән күчтәнәчләр һәм үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәм программасы барышында Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин авыл халкын һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады. Шулай ук берничә дистә ел гомер кичергән гаилә парларына бүләкләр тапшырды. Концертта катнашучыларны һәм бәйрәмне оештыручыларны рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Бәлеш бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Чара чәй эчү белән тәмамланды.