Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Республика көне – Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып-үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез. Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклап, тигезлек шартларында изге урыннарны һәм гыйбадәтханәләрне торгызып, Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды. Республикабызда 175 милләт һәм төрле дин вәкилләре дуслыкта һәм хезмәттәшлектә көн күрә. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданнарның бердәмлеге социаль-икътисадый үсешнең нигезен тәшкил итә, эшлекле даирәдә үзара ышанычка таянып эш алып бару өчен юллар ача,
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!»
30 августа 202430 авг 2024
2 мин