Найти тему
Услон.РТ

27 август Россия киносы көне

Россиядә ел саен 27 августта билгеләп үтелә торган Россия киносы көне алдыннан район үзәк китапханәсендә «Китап битләреннән - экраннарга» дип исемләнгән күргәзмә - дайвинг әзерләнде. Анда укучылар игътибарына үзебезнең һәм дөнья кинематографының барлыкка килүе һәм үсеш тарихын ачучы материаллар, атаклы актерлар, режиссерлар турында энциклопедияләр, сүзлекләр һәм башка кызыклы документаль басмалар тәкъдим ителде. Яраткан китапларны яңадан уку һәрвакыт кызык, ләкин классиклар һәм заманча авторларның әсәрләрен искиткеч экранлаштыруны яңадан карау да күңелле.

Китапханә теләге булган һәркемне Юлиан Семеновның «Язның унҗиде мизгеле», Анатолий Ивановның «Мәңгелек чакыру», Вячеслав Шишковның «Угрюм - река» китапларын карап чыгарга һәм яңадан укырга чакыра. Кино һәм әдәбият - бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән сәнгать төрләре бит.