Найти в Дзене
Айрат Ганиев

Гимн Сабантуя. Татар рухы - Сабантуй!

ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова «Татар рухы – Сабантуй» дип исемләнгән гимн иҗат иткән.

«Татар рухы – Сабантуй» гимны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров заказы буенча язылды. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә эшләнелде. Милли бәйрәмебез Сабантуйның үз гимнын булдырырга кирәк, дигән фикер Рәис киңәшмәләренең берсендә яңгырап, алга таба шул мәсьәләне хәл итүне ассызыклаган», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Эльмира Галимова.

«Сабан туенда гимн бик матур яңгырады. Әләмне күтәргән вакытта гимнны сәхнә уртасында горур басып хор белән берлектә башкардым. Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары бу мизгелне төшерде. Ә инде җырлаганнан соң, яныма килеп: «Бик матур җыр яңгырады, йөрәгебезгә май булып ятты», – дип килеп әйттеләр. Мин бик шат һәм канәгать калдым», – диде гимнның башкаручысы Айрат Ганиев.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kompozitor-elmira-galimova-tatar-ruxy-sabantui-gimnyn-iat-itkan-5890119