Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Макылда шоколад хәзинәсе эзләделәр

Бигрәк тә маҗаралы уеннар аларга аеруча кызык, әгәр дә анда хәзинә эзләргә, иң төп призны алу өчен төрле биремнәр башкарырга кирәк икән. “Сәламәт буын - көчле ил!” инновацион проектлар республика конкурсы, сәламәт яшәү рәвеше һәм Россия Федерациясендәге Гаилә елы кысаларында Макыл авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Ольга Родионова, Наталья Махнина, Мәдинә Хисамова “Шоколад хәзинәсен эзләгәндә”- гаилә квест-уены үткәрделәр. Хәзинәне табу өчен малайлар һәм кызларны, шулай ук аларның әти-әниләрен бик күп сынаулар көтте: комда яшерелгән биремне табу, башваткычлар һәм математик мисаллар чишү, пазллар җыю, салават күперенең төсләрен дөрес итеп урнаштыру. Һәр биремне дөрес үтәү катнашучыларны чын җиңүгә якынайтты. Һәм менә - максат ирешелгән, хәзинәләр табылган! Уен балаларны берләштерде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды!

Бигрәк тә маҗаралы уеннар аларга аеруча кызык, әгәр дә анда хәзинә эзләргә, иң төп призны алу өчен төрле биремнәр башкарырга кирәк икән.

“Сәламәт буын - көчле ил!” инновацион проектлар республика конкурсы, сәламәт яшәү рәвеше һәм Россия Федерациясендәге Гаилә елы кысаларында Макыл авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Ольга Родионова, Наталья Махнина, Мәдинә Хисамова “Шоколад хәзинәсен эзләгәндә”- гаилә квест-уены үткәрделәр.

Хәзинәне табу өчен малайлар һәм кызларны, шулай ук аларның әти-әниләрен бик күп сынаулар көтте: комда яшерелгән биремне табу, башваткычлар һәм математик мисаллар чишү, пазллар җыю, салават күперенең төсләрен дөрес итеп урнаштыру.

Һәр биремне дөрес үтәү катнашучыларны чын җиңүгә якынайтты. Һәм менә - максат ирешелгән, хәзинәләр табылган!

Уен балаларны берләштерде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды!