Иделнең “Яңа дулкын” проектында Татарстанның атказанган җырчысы Айрат Ганиев “Кышкы романс” җырын башкарды. “Кышкы романс” җырын халык арасында “Син гомер агышларым” дип тә атап йөртәләр. Башта бу әсәрнең көе языла.
Аннары гына Рим Хәсәнов көенә Наҗар Нәҗми сүзләр иҗат итә. Шунысы да кызыклы бу җырны Рим Хәсәнов армиядә хезмәт иткәндә язган. Халык арасында зур популярлык казанган җырны Айрат Ганиев заманча төсмерләр кертеп башкара.
- “Кышкы романс” әсәрен бала чагымннан ук ишетеп үстем. Әлеге җырны әнием дә ярата иде... Күптән язылган әсәр булса да, без яшьләрне дә дулкынландыра. Көе дә, сүзләре дә искиткеч. Минем иң зур хыялларымнан берсе – әлеге җыр музыкасының авторы Рим Хәсәнов белән якыннан танышу, - ди Айрат Ганиев. (https://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/kyshky-romans-yry-yaa-dulkyn-kanalyndy)