Норлат шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып үскән. Сигезенче класстан соң Казанга килеп СПТУда белем ала, тегүче һөнәрен үзләштерә. Укып бетереп тегү фабрикасына эшкә урнаша. Туган як аны үзенә тарта, Норлатка кайтып көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына урнаша. Санау-хисап эшләрен балачактан яратып, үзлегеннән хисапчы хезмәтенә дә өйрәнә Наилә ханым. Булачак тормыш иптәше Көрнәле Әмзә авылы егете Хәлим Барый улы белән танышалар. Егет эшне озакка сузмый, өч айдан Наиләне урлап кайта, уртак тормышны авылда башлап җибәрәләр. Хәлим Барый улы тракторист булып эшли. Тырышлыгын күреп аңа Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга тәкъдим итәләр. Читтән торып Мәскәүдәге милиция академиясен тәмамлый. Хөсәеновлар юллама белән Югары Осланга килә, шулай итеп гаилә тормышы Идел буйларында дәвам итә. Норлатта туган Нияз, Нәзиләгә иптәшкә Югары Ослан кызы булып Рәзилә туа. Наилә Касыйм кызы Югары Осланда хезмәт юлын “Салават күпере” балалар бакчасында башлап җибәрә. Яраткан һөнәре – хисапчы булып район үзәген
Наилә Хөсәенова: “Балаларымның, оныкларымның уңышларына сөенеп яшим”
28 августа 202428 авг 2024
2 мин