Найти тему
Услон.РТ

Планетабызны саклыйк

Чара барышында балалар табигатьне һәм аның ресурсларын саклау кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеген белделәр.

Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән башка яши алмавын аңладылар. Катнашучылар табигатьтә кирәкмәгән зарарлы үсемлекләр һәм хайваннар булмавын белделәр, алар һәрберсе кешелек, табигатебез өчен файдалы.

Чарада балалар экология викторинасында катнаштылар, урман турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.