Әлеге курслар Сәлихҗан мәчетендә күп еллардан бирле җәй айларында оештырыла. 10 елдан артык вакыт эчендә 400 якын балалар дин сабаклары алганнар, Коръән Кәримнән төрле сүрәләр, аятьләр, догалар өйрәнгәннәр. Кечерәк балалар - бер бүлмәдә Гөлшат, Хәния, Миләүшә абыстайлар, ә зурлар икенче якта Гали хәзрәт белән әдәп-әхлак, “Ислам нигезләре”, пәйгамбәрләр белән булган могҗизалар, аларның тарихын, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен тырышып үзләштергәннәр. Дөрес тәһарәт алу, намаз уку тәртипләренә өйрәнгәннәр, алар белән әдәп-әхлак, төрле урыннарда, кеше арасында үзеңне дөрес тоту хакында әңгәмәләр оештырганнар. Илдәге, дөньядагы вәзгыять турында да балалар белән әңгәмә корып, рәхмәтле булырга, шөкер итәргә, ярдәм сораучыларга кулдан килгәнчә булышу турында дәресләр дә үткәрелгән. Бирегә килгән балаларның күбесе намазга басалар, ураза тоталар. Балалар матур, пөхтә итеп гаурәтләрен каплап киенгән, кызлар матур итеп яулык бәйләгәннәр, малайлар бизәкле түбәтәйләр кигәннәр. Район үзәгенн
Югары Ослан үзәк мәчетендә балалар өчен булган рухи сәламәтләндерү, әдәп, әхлак курслары эшен тәмамлады
10 августа 202410 авг 2024
1 мин