Найти в Дзене
Услон.РТ

Интернатта сулагайлыкта ярыштылар

Алар өчен Халыкара сулагайлар көненә уеннар һәм викторина үткәрелде. Тәрбияче Ксения Хваткова танылган композиторларның, җырчыларның, язучыларның, актерларның кайсысы сулагай булганлыгын сөйләп үтте. Социаль хезмәт алучылар үзләрен сулагай сыйфатында сынап карадылар. Алар сул кул белән кегли уйнадылар, үз исемнәрен яздылар. Биремнәр тәрбияләнүчеләрдә зур энтузиазм тудырды, алар шатланып ярыштылар.

Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый бер үк вакытта танып белү һәм күңел ачу чаралары социаль хезмәтләр алучыларда зур популярлык казана. Алар күп кенә яңалыкларны белә, бер-берсе белән уңай аралашырга өйрәнәләр.