Коррупциягә каршы көрәш кысаларында Үзәк район китапханәсендә «Коррупция - пәрәвез кочагында» социаль күренешнең гражданлык-хокукый аспектларына багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу хәзерге вакытта зур игътибар бирелә торган заманча җәмгыятьнең иң кискен проблемаларыннан берсе.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм белешмәлекләр коррупцияне бетерүгә юнәлтелгән чаралар системасы белән таныштыралар, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык һәм бу күренешнең нәтиҗәләрен социаль яктан куркыныч тудыру турында сөйлиләр.
Ә китапларда авторлар вак түрәләрнең кимчелекләреннән көлгән, аларны югарыда торган затлар алдында мескенлектә һәм ялагайлыкта гаепләгән әсәрләр белән таныштыралар һәм акчаларны шәхес кыйммәтләреннән өстен куйган эре махинаторларның әхлакый түбәнәюе турында сөйлиләр.