Районыбызда төрле мәдәни чаралар үткәргәндә ак яулыклы, мөләем йөзле, тыйнаклыгы, сабырлыгы йөзендә чагылган әлеге ханымны үзенең кул эшләре белән еш күрергә була. Ул чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, кулъяулыклар беркемне дә битараф калдырмый. Ул безнең авылдашыбыз Мәвлия Гайнан кызы Әкбирова. Кама Тамагы Чаллы авылы кызы, гаиләдәге җиде баланың иң олысы, эне-сеңелләренең бүгенге көнгә хәтле терәге, киңәшчесе. Күрше Кариле авылы егете Хәерҗан белән гаилә корып, 54 елдан артык яшиләр алар. Өч балага гомер бирәләр. Өйләнешкәч Казанга китеп урнашалар, икесе дә төзелеш өлкәсендә эшләп, фатирлы булалар. Ә гаилә башлыгының уенда гел авылга кайтып тору була. Югары Осланда Мәвлия апаның дүрт энесе, сеңлесе килеп, урнашып, яши башлаган еллар була ул. Аларда Югары Осланга күченәләр, җир алып, йорт салып чыгалар. Югары Осланны ошатып, шатланып яши башлыйлар, хайваннар асрыйлар, бакчалар үстерәләр. Мәвлия апа ипи пешерү комбинатында, ә Хәерҗан абый балалар бакчасына каравылчы булып урнаша. Бүгенге
Мәвлия Әкбирова: “Җаның тыныч, күңелеңә рәхәт булса гына, кулыңа җеп белән энә тотып чигеп утыра аласың”
26 июля 202426 июл 2024
2 мин