Июль аеның соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә. Безнең илдә даими диңгез флоты император Петр 1 заманында барлыкка килә.Нәкъ менә ул Россияне чын диңгез дәүләтенә әйләндергән, Балтыйк диңгезенә чыгу юлын яулаган һәм көчле хәрби-диңгез флотын булдырган.
Бакча Сарай авыл клубында Хәрби-Диңгез Флоты көненә багышланган "Диңгезләр, дулкыннар буйлап" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Асия Фәйзулова катнашучыларга "Безнең якташларыбыз Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итте"дигән презентация карарга тәкъдим итте. Анда Бакча Сарай авылыннан Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Балалар төрле уеннарда катнаштылар. Чара азагында кәгазьдән корабльләр ясау буенча "Безнең корабльләр" мастер-классы узды.