Быел май аенда Гыйзәтуллиннар гаиләсе ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2024” республика конкурсында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе ярдәмендә «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашу өчен гариза биргән иде. Конкурсны Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. «Ныклы гаилә территориясе» дигән техник биремне уңышлы үтәп һәм жюрига үз гаиләләре турында видео тәкъдим итеп, Гыйзәтуллиннар автомат рәвештә ярымфиналга чыктылар. Конкурс кысаларында Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрә. 17 июльдә Раил Хәбибулла улы һәм Марина Владимировна башка конкурсантлар белән бергә Зилә Вәлиева рәислегендә узган VI Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының «Татарстан Республикасында традицио