Чарада Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре, ФАП мөдире балалар өчен бергәләп, җәйге айларда су һәм кояш китерә торган хәвеф-хәтәрләр турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән сулыкларның куркыныч булуы, шулай ук эссе кагу һәм кояш сугу турында мультипликацион роликлар карадылар. Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерделәр. Суга керергә һәм коенырга өлкәннәр озатуында гына мөмкин. Таныш булмаган урында коенырга ярамый. Елга төбе үзендә бик күп куркынычлар саклый: агач ботакларына басып җәрәхәт алырга, пыяла кыйпылчыкларында аякларны кисәргә, тирән чокырларга төшеп китәргә мөмкин. Суда бер-береңнең төрткәләргә, этеп җибәрергә, аяк-куллардан тотарга, бер-береңне суга батырып уйнарга ярамый. Бу бик куркыныч, чөнки су астында калган кеше тончыгып батырга мөмкин. Су матрасларында һәм башка йөзү чараларында ярдан еракка йөзәргә ярамый, чөнки ул су асты агачларына ябышырга һәм шартларга, шулай ук аны агым алып китәргә мөмкин. Чарада балаларга коткару