Шушы көннәрдә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә елан чагудан пациент дәваланган. Бәхетсезлек очрагының шартлары ачыкланмый, әмма табиблар кисәтә: еланнар белән күңелсез очрашу җиләк һәм гөмбә җыйганда гына түгел, ә сулыклар янында, басуларда һәм урманнарда йөргәндә дә мөмкин. Әгәр бу табигатьтә йөргәндә булган икән белгечләр киңәш итә: 1. Елан чагудан соң зыян күрүчегә горизонталь хәлдә тулы тынычлык тәэмин итәргә кирәк. Агуны суырып алу мөһим! Зыян күрүченең мөстәкыйль хәрәкәте рөхсәт ителми! 2. Тешләгәннән соң беренче секундларда, бармаклар белән кысып, яраны ачыгыз һәм авызыгыз белән агуны көчле итеп суыра башлагыз. Канлы сыеклыкны вакыт-вакыт төкерегез. Әгәр төкерегез аз булса яки иреннәрдә, авызда яралар булса, авызга бераз су алырга кирәк (су агуны сыеклата) һәм агуны 15 минут дәвамында өзлексез чиратлап суырып алырга кирәк. Бу зыян күргән кешенең организмыннан агуның 20-50 процентын алып ташларга мөмкинлек бирә. Ярдәм күрсәткән кеше өчен, авызында яралар яки җәрәхәтләр булса