Аны бәйрәме белән котларга балалары, оныклары, туганнары, җитәкчеләр, хезмәттәшләре һәм ул укыткан бик күп укучылары җыелган иде. Аны Югары Ослан мәчетендә котлау бик мәртәбәле чара булды. Хәния ханымны курыкмыйча районыбызның асыл заты дияргә була. 75 ел элек ул Саба районы Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Мәктәпне бетереп, ул заманнарда сирәк кеше генә булдырган, ике югары белем ала – зооинженер һәм бухгалтер-аудитор. Хезмәт юлын туган районында башлап җибәрә. Ире Рәхмәтулла белән гаилә корып, дәүләт аларны кая җибәрә, шунда эшлиләр. Яңа Чишмә, Питрәч районнарында үзләренең эзләрен калдыралар. Ә 1976 елда тормыш юллары аларны Югары Ослан районына алып килә. Ире Рәхмәтулла “Новая жизнь” совхозына директор итеп билгеләнә, ә Хәния ханым авыл хуҗалыгы идарәсендә экономист булып урнаша. Кызлары Резидә, уллары Ринат туа. 1979 елда гаиләне кайгы җилләре шакый, ире Рәхмәтулла вафат була. Хәния Гарифулла кызы авырлыкларга бирешми, тормышын дәвам итә, балаларын үстерә. Гомер буе ул эш белән, ә