Җир шарын елгаларсыз, буаларсыз, диңгезләрсез күз алдына да китерүе дә читен. Мөгаен, аларсыз планетабыз чүлгә яки ташлы урынга охшаган булыр иде. Бәхетебезгә каршы, Җир шарында шактый зур су киңлекләре бар һәм кеше элек-электән аларның яр буйларында яшәргә тырышкан, чөнки су булган урында тормыш та барган.
Җәйге ялларны куркынычсыз итү өчен, су буенда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ә бу кагыйдәләрне үтәү еш кына кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге белән бәйле.
Балалар бик теләп төрле табышмаклар чиштеләр, иллюстрацияләр карадылар һәм алар буенча фикер алыштылар, уеннар уйнадылар. «Әминә елый кычкырып, тубым суга төште дип...» - очрагын өйрәнеп, пляжда һәм суда кешеләр ясый торган типик хаталарны ясамаска өйрәнделәр.