Җәйге каникул көннәрендә Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары мәктәп яны лагеренда ял итеп төрле уеннар уйнарга җыендылар. Балалар вакытны файдалы үткәрделәр. Алар "Кайнар бәрәңге", «Гигант сабын" һәм башка уеннар уйнадылар. Саф һавада бергәләп уйнаудан да, нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Балалар бик күп хәрәкәтчән уеннарны искә төшерделәр һәм уйнадылар. Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше һәм ачык һавада күңел ачу балаларга зур шатлык һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Тырышлык, тизлек һәм рух көче үстерә. Барлык балалар да уеннардан, бергәләп аралашудан күтәренке кәеф алдылар.