Найти тему
Услон.РТ

Кызыл Байракта Гаилә көне үтте

Кызыл Байракта бәйрәм алдыннан «Минем гаиләм» дип аталган өстәл уеннары көне узды. Балалар әти-әниләре, абый-энеләре һәм апалары белән өстәл уеннарының мавыктыргыч дөньясына чумдылар. Һәр катнашучы үз яшенә һәм зәвыгына килешле уеннар тапты.

Чара якынлашып килүче бәйрәмнең шатлыклы кәефен тудырырга, гаилә мөнәсәбәтләренең, гаиләдә бер-береңә кайгыртучанлык кыйммәтләрен күрсәтергә ярдәм итте. Гаилә - кеше тормышында иң мөһим урын алып тора. Гаилә - ул иң якын һәм туган кешеләр, алардан башка бер кешедә яши алмый. Гаилә уеннары туганнарны һәм дусларны якынайтты, кәефләрен күтәрде. Шулай ук командада хезмәттәшлек итәргә өйрәтте, теләктәшлек һәм сәламәт көндәшлек хисләрен үстерергә булышты.