Югары Ослан районында, Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 5 айда 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше үлгән, тагын 19 ы - имгәнгән. Шул ук вакытта, аварияләр саны бераз кимегән, ә нәтиҗәләрнең авырлыгы - үлүчеләр саны ике тапкырга, яраланучылар саны 11,7%ка арткан. Һәлак булучылар арасында дүрт кеше - мототехника катнашында "җәйге" юл-транспорт һәлакәте корбаннары, бер бала һәм бер машина йөртүче. Җәйге каникуллар башлану сәбәпле, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү максатыннан, Татарстанда 3 июньнән 2 июльгә кадәр "Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм" айлыгы уза. Әлеге айлык кысаларында юл хәрәкәтендә катнашучыларның дисциплинасын күтәрүгә, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм юлларда җаваплы тәртип булдыруга юнәлтелгән чаралар уздырыла. Чаралар профилактиканың барлык субъектлары тарафыннан үткәрелә: Дәүләт автоинспекциясе, “БДД” ДБУ белгечләре, муниципаль комиссияләр, юл хезмәтләре һәм башкалар. Кичәге
Югары Осланлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторинада катнашырга чакыралар
25 июня 202425 июн 2024
1 мин