Найти тему
Услон.РТ

Хыял тормышка ашып кына калмады, җиңүче дә итте

9 июньдә әлеге тапшыру ТНВ телеканалы буенча күрсәтелде һәм җиңүчене атый алабыз. Барлык сорауларларга да ышанычлы җавап биреп, уенчылар арасында Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова иң күп балл җыйды һәм җиңүче дип табылды.

"Уен шартлары буенча программаны алып баручы Рафил Җәләлиев миңа суперуен уйнарга тәкъдим итте. Суперприз - автомобиль. Минем машина йөртү таныклыгым юклыгына сылтап, мин суперуеннан баш тарттым, мультиварка призын алдым. Интеллектуаль уенда катнашып, җиңүче була алуыма бик шатмын. Кызыклы тапшыруда катнашуда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт" - диде Асия Фәйзулова үзенең җылы тәэсирләре белән уртаклашып.

Асия ханымны җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә аңа иҗади эшендә уңышлар, сәламәтлек, яңа җиңүләр телибез.