Найти тему
Услон.РТ

Сак булыгыз - еланнар

Гөлназ Фәттахова балаларга еланнар белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Бу теманы сайлау соңгы вакытта еланнар белән очрашуларның ешаюына бәйле иде: хәзер аларны сулыкларда, урманнарда, хәтта бакчаларда да очратырга мөмкин. Ә кешеләрнең үзләрен елан белән очрашканда дөрес тотмавы аркасында елан тешләвеннән зыян күрергә мөмкин.

Иң мөһиме, еланнар беркайчан да кешегә беренчеләрдән булып һөҗүм итми, әгәр дә аларга бассалар, яисә орынсалар гына. Шулай итеп, кеше елан тешләвен саксызлык нәтиҗәсендә ала, елан исә кешегә табигый үзсаклау инстинкты эшли башлаганга гына һөҗүм итә. Шуңа да еланнар очрый торган җирләрдә булганда уяулык күрсәтү кирәк.

Сак булыгыз, үзегезне саклагыз!