Бу мөһим бәйрәмнең үзенчәлекләре турында без Югары Ослан район мөхтәсибе имам-хатыйб Гали хәзрәт Җиһаншинның сөйләвен сорадык. - Гали хәзрәт, бәйрәм нәрсәне аңлата һәм аңа ничек дөрес әзерләнергә? - Гарәп теленнән "корбан" нәрсәгә дә булса якынаюга тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм якын булу билгеләнә. Корбан бәйрәменә 10 көн кала ай календаре буенча Зөлхиҗә ае башлана. Әлеге 10 көн - иң яхшы көннәр һәм барлык догалар кабул итү көннәре. Корбан чалу бурычы торак, туклану, кием-салым һәм матди иминлеге булган кешеләргә йөкләнә. Корбан хайваны бәйрәм намазыннан соң чалынырга тиеш. Корбанны өч көн эчендә кылырга мөмкин. Корбанны башта үз исемеңнән, аннан соң теләгең булса икенче корбанлыкны башка исән яки вафат булган мөселман исеменнән чалырга була. - Нинди хайванны чалырга мөмкин һәм ите ничек бүленә? - Корбан итеп дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар (кәҗәләр) файдаланыла. Дөянең яше - 5 ел, үгез яки сыер 2 ел, тәкә, сарык яки кәҗәләр - 1 еллык (зур, симез бул