Балалар бакчасының данын Акбирова Лия, Бикчәнтәев Дамир һәм Мөсәвиров Исмәгыйль яклады. Россиядә тиңе булмаган «Акыллы уеннар» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Акыллы уеннар» - ул «Бала-Сити» балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән автор программасы. 2023-2024 уку елында 10 уеннан торучы программа Татарстан Республикасының 100гә якын балалар бакчасында укытыла. Әлеге программа буенча 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар әзерләнә. Шулай ук ул «Акыллы уеннар» проекты балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Чемпионат өчен балалар тарафыннан ел дәвамында үзләштерелгән биш төрле уен сайлап алынды. Моннан тыш чемпионатта төрле остаханәләр, «Бала-Сити»ның ИТ директоры тарафыннан «Акыллы уеннар» кушымтасы буенча укыту һәм балалардан иҗади номерлар тәкъдим ителде. Чемпионатта катнашкан балалар барысы да грамоталар белән бүләкл
“Кояшкай” балалары «Акыллы уеннар»ның беренче республика чемпионатында катнашты
13 июня 202413 июн 2024
1 мин