12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, азатлык, тынычлык һәм татулык, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Һәр кеше үз тарихын белергә, үз халкының үткәне турында истәлек сакларга, Ватанны яратырга тиеш. Яшь укучылар Россия Федерациясе символларының тарихы: гербы, флагы һәм гимны белән таныштылар. Флагтагы ике башлы бөркет безгә кайдан килгән, Россия флагы төсләрен нәрсә аңлата һәм дәүләт гимнында нәрсә турында җырлый. Балалар әлеге темага викторинада катнашып, белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында катнашучылар «Россия тәрәзәләре-2024» акциясенә кушылдылар. Балалар кәгазьдән Россиянең символларын кисеп китапханә тәрәзәләрен бизәделәр.